*Л. Г.-га*

*Л. Г.-га*

Күңелемне кырып искә төштең.
Ишеткәндәй ихлас көлүең,
Мең катмарлы шигыреңнән сине
Тапкан чакны эзләп йөрүем.

Күптән синдә дертләп таң беленми…
Күктә күптән кояш тотылмый.
Ни гаҗәп соң: көнне төнгә ялгап
Янып-ярсып шигырь укылмый…

Янмый сүнәр өчен гомер жәл бит!..
Каләмеңне
Манып ал да йөрәк яраңа,
Яз әле бер шигырь! Əрнүеңнән күпер сал Син кабат
Шигырь белән ике арага!..

Элеккечә! Яз әле бер шигырь!
Гаҗиз булгач тәмам көтүдән —
Язмый калган шигырьләрең өчен
Киләчәктән гафу үтенәм!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт